«Активист» уракның экваторында
Бу атнада «Активист» хуҗалыгында семинар узды
Район авыл хуҗалыкларында кызу эш вакыты. Урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара, икенче планга күчкән терлек азыгын хәзерләү эшләре дә әле бетмәгән килеш, хуҗалыкта хезмәт куючыларга салам өләшү, көзге кыр эшләренә җир һәм симәнә әзерләү... болар барысы да бер вакытта башкарыла торган эшләр.
Юк, зарланмый авылда яшәп калучылар. Алар өчен ияләнгән эш инде ул, бары тик авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр бик түбән булу гына борчый аларны. Күпме маңгай тире агып ирешелгән уңышларны хәзер бик түбән бәялиләр. Ләкин ничек кенә булмасын, авыл кешесе эшләде, эшли һәм эшләячәк. Районыбызның «Активист» хуҗалыгында хезмәт куючылар да үзалларына максат куялар икән, шуңа ирешкәнче тырышалар, уңышка ирешкәч, кычкырып та йөрмиләр, горурлык хисе белән тагын да алга атлыйлар.
Бу атнада без бу хуҗалыкта булып, бүгенге яшәешләре белән генә танышып калмыйча, «Активист» җирләрендә үткәрелгән семинарда да катнаштык. «АПИ» компаниясеннән килгән вәкилләр «Навигатор» заводында эшләнгән салам рулонлый торган пресс-подборщик һәм рулоннарны басудан үзе җыеп төйи торган арба белән таныштырып уздылар. Бигрәк тә арба зур кызыксыну уятты катнашучыларда, чөнки аны алган очракта, саламны төяү вакытында бер техника белән чыгышланып була, басудан берьюлы 20 рулон кайта.

Семинарга кадәр хуҗалыкның баш агрономы Иван Константинов белән сөйләшеп, сүзебезне быелгы уңыштан башлап җибәрдек.
— Кичә (Мин хуҗалыкта 4 август көнне булдым — З. Ф.) без эшләгән басуда бик каты яңгыр яуды, шул сәбәпле бүген урып-җыюга чыга да алмыйча торабыз әле, инде уракның экваторына җитеп килә идек. Быел җәй көне яңгыры да вакытында явып, кояшы да вакытында чыкты, чиратлашып барды диярлек. Кышка карап килә диючеләр дә бар, аңа да туры килә шикелле. Ничек кенә булмасын, басулардагы уңышларыбыз мулдан, әле суктырылмаган мәйданнарны югалтуларсыз җыеп алып бетерергә язсын. Безнең барлык сугып алынасы мәйданнар 1248 гектар иде, шуның 200 гектары кукуруз. Кукурузның күптөрле сортларын игәбез, сугарга Лимагрен сортларын кулланабыз.
Узган елгы белән чагыштырганда, бөртекле культуралар мәйданы 50 гектар тирәсенә кимрәк тә булды әле. Культуралардан без иң күбе арпа игәбез — 523 гектар, бодай — 260 гектар, борчак — 60 гектар, көзге культуралар — 208 гектар. Көзге культураларны һәм борчакны суктырып алдык инде. Беренчеләреннән уртача уңыш гектарыннан 42 центнер булса, борчактан — 24,5 центнер. Бүгенге көндә без арпа сугабыз, аның уңышы шулай ук начар түгел. 230 гектарлы басудан уртача уңыш 45,6 центнер чыкты. Сортларны яңарту өстендә дә эш алып барабыз, элита, супер элита сортларына өстенлек бирәбез. Быел бодайның һәм арпаның яңа сортларын алып чәчтек. Арпаның югары элиталы «Прерия» сорты, бодайның «Ульяновская 105» сортының уңышлары әйбәт күренә, әлегә сукмадык.
Моннан дистә еллар элек кенә басуларда унлап комбайн эшләсә, хәзер инде өч «кыр корабы» белән дә урып-җыюны кыс-ка срокларда башкарып чыгабыз. Комбайнда эшләргә кеше таба алмаган хуҗалыклар да бар, бездә ул яктан бар да яхшы. Елның-елында үзләренең зур тырышлыклары белән уракны югалтуларсыз җыеп ала торган игенчеләребез һәм аларның ярдәмчеләре бар. Алар: Юрий Андреев һәм Константин Данилов, Виктор һәм Ярослав Федоровлар, Кирилл Федоров һәм Матвей Кугергин. Бөртеклеләрне ындыр табагына «КамАЗ» белән Реваль Волков белән Алексей Колесников ташып торалар. Моннан соң да исән-сау булып, матур итеп эшләргә язсын егетләребезгә.
Быелгы ел өчен уңышны да начар диеп булмый, әйбәт. Дымлылык көзге бодайда 15-16 % иде, борчакта — 17 %. Арпаларда гына дымлылык зуррак — 21-22 %. Соңгы яуган яңгырлардан соң яшь бөртекләр чыкты, менә алар дымлылыкны күтәрде дә инде. Ничек кенә булмасын, амбар хуҗалыгы кайткан ашлыкны вакытында кабул итеп, киптереп барырга өлгерә. Узган ел Доргадагы амбар хуҗалыгында яңа киптергеч агрегаты төзелде. Быел искесен сүтеп, яңа КЗС агрегаты сафка басты, яңа суыру машинасы куелды, бөтен җир тәртипкә китерелде. Амбар хуҗалыгында инде озак еллар Айсылу Волкова җитәкчелек итә, хезмәт куючы машистлар — Алексей Халтурин, Василий Петухов, Владимир Коваленко.
Комбайннар суктырып алган басуларның саламын артыннан ук җыеп барырга да тырышабыз һәм инде басудан ташып, урнаштырып та куябыз. Саламны «Krone» пресс-подборщигы белән Андрей Колесников рулонлап тора, ташуда Иван Миронов, Геннадий Семенов, Альберт Максимов, Рүзәл Гайфетдинов, Рәнис Галиәхмәтов, төяп торуда Алексей Васильев зур эш башкаралар.
Терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, быел бик мулдан булды, өч еллык запас туплап куйдык. Безнең 950 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр бар, люцернадан гына 13 мең тоннадан артык сенаж әзерләдек. Инде киләсе елга күпьеллык үлән мәйданнарын 700-750 гектар мәйданга гына калдырырга дип планлаштырабыз. Азык запасы күп булганга, учас-токларны киметергә булдык. Терлек азыгы хәзерләүдә тырышып хезмәт куючы командабыз: "Магдон"да Игорь Соловьев, "Полесье"да Иван Изергин һәм Андрей Максютов. Сенажны ташуда хуҗалыкның барлык техникасы да диярлек катнашты, читтән дә җәлеп иттек әле.
Инде көзге чәчүгә чыгар көннәр дә җайлап җитеп килә. Быел аны артык күп мәйданнарда башкарырга уйламыйбыз, 179 гектар гына булачак. Чәчеләсе мәйданнар әзерләп куелды инде. Әлеге эшне Иван Изергин, Владислав Анеев, Петр Романов башкарды, — дип барлык эшләре белән дә кыскача таныштырып узды баш агроном.
Биредә туган җирен яраткан, аңа чын күңелдән бирелгән игенчеләр хезмәт куя. Икмәк язмышы алар кулында булуын, аны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеген дә яхшы белә алар. Һава торышы киртә кормыйча, калган мәйданнарны да югары уңыш белән җыеп алырга насыйп булсын сезгә, "Активист"лылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев