Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Басу, иген исе...

Быелгы уракны иң беренчеләрдән булып «Дуслык» җәмгыяте башлап җибәрде

Авыл җирендә эшләрнең гөрләгән мәле. Таң белән торып, йорт тирәсендәге эшләрне башкарып, эшкә юл тотасың. Аннан инде кем нинди вазыйфа башкара, кем нинди техникада эшли, көн шуның белән үтә. Парк хуҗалыгыннан иртәдән дистәләгән техника таралыша. Кем басуга, кем фермага юл ала. Комбайннар да бер-бер артлы тезелеп юлга кузгала. Ә бу вакытта авыл өстендә техника гөрелтесе яңгырый. Бу тавышларга шөкер итәрлек заманда яшибез. Авыл яши, яшьни, тырыша, димәк, әле аның киләчәге бар.

Язгы кыр эшләре вакытыннан алып, без «Хезмәт» газетасы журналистлары басу-кырлардан язмалар әзерлибез, җир уллары белән танышабыз, аларның хезмәтен яктыртабыз.

Узган атнада быелгы уракны иң беренчеләрдән булып «Дуслык» җәмгыяте башлап җибәрү турында хәбәр иткән идек. Бу атна башында мин әлеге хуҗалыкта булып, быелгы урак, терлек азыгы хәзерләү, көзге чәчүгә әзерлек эшләре буенча хуҗалыкның баш агрономы Сергей Чириков белән сөйләштем.

Без килгәндә комбайннар Урта Көшкәт авылы янындагы басуда хезмәт куялар иде. Бункерларның тулганын гына көтеп торучы шоферлар, комбайнның махсус уты януга, яннарына ашыгалар. Эштә бер генә минутка да өзеклек тудырмау максаты белән эшли алар. Басу читендә сулы бочка таккан трактор тора, анда Гадел Вафин хезмәт куя. Анысы янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы. "Кыр кораблары«ның эшләгәнен күзәтеп, әңгәмәбезне башлап җибәрдек.

— Бүген төштән соң 14 гектарлы «Памяти Чепелева» сортлы арпада эшлибез. Әлегә уртача уңыш 39 центнер күрсәтә. Быел уңыш чигенкерәк, узган елгы кебек түгел. Чәчкәннән соң бездә яңгыр яумады, шуңа быел без теләгән уңыш та булмады, — дип узган елгы мул уңышлы елларын сагынып искә ала баш агроном.

Нишлисең бит, ел елга охшап килми, булганына шөкер итәргә кала. Корылык елларында дөм начар булган уңышлы басуларны да комбайннар йөрдекме-йөрдеккә эшләп чыкканы булды. Инде андыйларын күрергә язмасын берүк.

— Көзге культуралардан бодайны инде сугып бетердек, арышны урып куйдык, — дип сүзен дәвам итте Сергей. Өч комбайн белән урып-җыю эшләрен уңышлы гына башкарып киләбез, "Тукано"да бертуган Расыйх һәм Рафис Кашаповлар, "Доминатор"да Сергей Степанов белән Артем Яковлев, «КЗС»та Александр Перфилов белән Фидан Гарифуллин эшлиләр. Бөртеклеләрне ындыр табагына «КамАЗ» машиналары белән Артем Волков, Владимир Макаров, Анатолий Яковлев ташып торалар.

Терлек азыгы хәзерләү эшләрен тәмамлап киләбез. "Магдон"да Алексей Усманов, чапкычта Семен Петров, комбайннарда Виталий Степанов белән Олег Яковлев хезмәт куя-лар. Тракторларда Петр Трофимов, Фәнис Шакиров, Виталий Кешишев, Марат Басыйров, Сергей Степанов, "КамАЗ"ларда Олег Николаев, Александр Закиров, Леонид Апаков, Азат Вафин ташып торалар, бүгенге көндә урып-җыю эшләрендә катнашкан шоферлар да башта терлек азыгы хәзерләүдә эшләде. Базга кайткан массаны Виталий Кондратьев, Евгений Петров таптап торалар, — дип һәрбер йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән башкаручы тырыш шофер-механизатор турында сөйләде Сергей Чириков.


Амбар хуҗалыгында да бик җаваплы чор. Кайтканын вакытында киптереп, урнаштырып барырга кирәк. Бу эш озак еллар амбар мөдире булып эшләүче Шәрифулла Гарифуллинга йөкләнгән, ул инде үз эшен бик төгәл итеп, белеп башкара торган кеше. Аңа машинистлар Илһам Газыймов, Илшат Мотыйгуллин, Алмаз Нәбиуллин, Салават Хәмидуллин, Маннур Кадыйров ярдәм итәләр.


Хуҗалыкның кукуруз үскән басулары яныннан узганда, аларының да мул уңыш вәгъдә итүләре күренә. Әлеге культура барлыгы 650 гектарда үстерелгән, шуның 200 гектарын сугарга планлаштыралар.

Берьеллык үлән мәйданнары җыеп алынганнан соң, Геннадий Ефремов җирләрне эшкәртеп, көзге чәчүгә әзерләп куйган, быел хуҗалыкта 140 гектарда көзге чәчү эшләре башкарырга планлаштыралар. Анысына да санаулы гына көннәр калып килә.

...Алдан ук үземнең дә тузан-пычракка батып, комбайнда ярдәмче булып эшләгән чакларны күңелдән яңартып, колхозның тәмле ашауларын уйлап килгән идем юлда. Мин килгән вакытта игенчеләргә кичке ашау да килде.

Бу мизгелдә эш туктатыла, һәркемгә кайнар аш бүлеп бирелә, аннан соң кара ипи белән чәй эчеп, әзрәк ял итеп ала басудагылар. Ә ашау алып килүчеләр һәркемнең шешәсенә чәй агызып, икенче басуга юл ала. Ашау эшне калдырмый дип белми әйтмәгәннәр инде, басудагы кебек тәмле ашау бүтән җирдә юк ул. Теземнәрдәге салам өстенә утырып, тәмләп кайнар аштан авыз итәсең, аннан соң сөтсез булса да, ләкин шикәрле, тәмле чәй белән кичке ашны тәмамлап куясың да, эшләгән кадәр басуга карап, бүгенге хезмәт көненә нәтиҗә ясап, яңа ашлык, тузан исе килеп торган җирдәге салам түшәгендә бераз ял итеп, янәдән техникаң янына атлыйсың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Дуслык»