29 август көнне «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда, Республика көне уңаеннан традицион ат чабышы ярышлары оештырыла
Балтачта Республика көне хөрмәтенә традицион ат спорты ярышлары уздырылачак.
Теркәлү вакыты — 10.30-12.15. Ярышлар — 12.30да башлана.
Ярышлар 3 төрдә узачак:
1. Ике яшьлекләр — 1400м. Ярышлар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы хөрмәтенә уздырыла.
2. Чиста токымлы бияләр — 1600м. Ярышлар махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә уздырыла.
3. Чиста токымлы айгырлар — 2000м. Ярышлар атказанган төзүче Рифат Закиров истәлегенә уздырыла.
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев