Бердәм эш сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен яңа мөмкинлекләр ача
Мәгариф

Бердәм эш сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен яңа мөмкинлекләр ача

Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов чыгышы

Август педагогик конференциясе — йомгаклар ясау, бурычлар һәм максатлар билгеләү, яңа уку елына мәгариф системасының муниципаль дәрәҗәдәге эшчәнлеген планлаштыру өчен яхшы мөмкинлек. Чөнки нәкъ менә мәктәп-бакчалардагы һәм район дәрәҗәсендәге бердәм эш үсеп килүче буынга сыйфатлы белем бирү һәм тәрбия өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

Дәүләтнең төп стратегик бурычларының берсе — мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүне оештыру.

Нәни, кече яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирүне тәэмин итү, педагогларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри потенциалын үстерү, балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан мәгариф өлкәсендә 2026 ел «Мәктәпкәчә белем бирү елы» дип игълан ителде. 

Районыбызда мәктәпкәчә белем бирүче оешмаларының түбәндәге челтәре эшли: 18 балалар бакчасында, 15 башлангыч мәктәп-бакчада һәм мәктәп эчендәге 9 төркемдә 1386 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 100 процентка тәэмин ителгән.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында барлыгы 186 педагог эшли, шуларның 162се югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. 

Гомуми белем бирү
Бу юнәлешкә һәрвакыт зур игътибар бирелде һәм бирелә.
Соңгы елларда укучылар санының кимүе күзәтелә. Быел парта артына 3654 укучы утырыр дип көтәбез, шуларның 311е беренче сыйныф укучысы. Елдагыча, иганәчеләр булышлыгы белән «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә быел да 129 гаиләдән 178 укучыны сөендерә алдык. Бу уку елында укыту планына үзгәрешләр кертү дәвам итә.

Дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычының тагын берсе — рус телен укытуның сыйфатын күтәрү, шулай ук рус теленә һәм Россия халыклары телләренә ярдәм итү. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән 2030 елга кадәр математик һәм табигый-фәнни белем бирү сыйфатын күтәрү буенча комплекслы чаралар планы расланды.

Районда 2025/26 нчы уку елында математиканы тирәнтен дәрәҗәдә 9 мәктәптә өйрәнделәр. Табигый-фәнни профильле сыйныфлар 10 мәктәптә ачылды. Бу фәннәрне тирәнтен яисә профиль дәрәҗәсендә барлык югары сыйныф укучылары өйрәнгән.

Анализ күрсәткәнчә, профильле математиканы 2026 елда унберенче сыйныф укучыларының 48% (2025 — 52%), химияне — 14% (14,6%), биологияне — 19,6% (21%), физиканы 16,6% (13,8%) сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда физикадан гына үсеш бар. Ә гомуми сан 25% кына. Безгә профильле математика һәм табигый фәннәр буенча БДИ сайлау-чы чыгарылыш сыйныф укучылары өлешен 35% ка җиткерү бурычы куела.

35 яшькә кадәрге математика һәм табигать фәннәре укытучыларының педагогик корпусын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Балтач районында узган уку елында әлеге категориядән 14 укытучы гына эшләгән.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе
Быел 11 сыйныфны тәмамлаган 164 укучыбыз да аттестатлы булды. Шуларның 40ы алтын һәм көмеш медальгә лаек булды. Кызганычка күрә, медальгә дәгъва кылучылардан 2 укучы таләпләрне үти алмады. Медаль алган укучылар арасында да кайбер фәннәрне түбән баллга эшләүчеләр бар. Безнең бурыч, мәктәпне тәмамлаучы укучылар белемнәрен имтиханнарда да расларга тиеш.

БДИ нәтиҗәләре буенча 2 чыгарылыш сыйныф укучысы иң югары балл иясе булды: рус теленнән Балтач урта мәктәбеннән Нәбиева Алия һәм математикадан Чепья урта мәктәбе укучысы Васильев Станислав.
Агымдагы елда БДИның уртача баллы биология һәм химиядән кала, барлык фәннәрдән дә арткан. Шул ук вакытта 8 фән буенча БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.

Фәннәр буенча балларны, медалистларның сан һәм сыйфат дәрәҗәләрен, математик һәм табигать фәннәрен сайлаучыларның, өлешләрен чагыштырып, гомуми нәтиҗә ясаганнан соң, 14 мәктәп арасыннан Норма, Балтач урта мәктәпләре һәм Балтач гимназиясе алдынгылар рәтендә.

Туган телләрне өйрәнү
Туган тел милләтнең тарихи хәтерен, мәдәни мирасын һәм рухи кыйммәтләрен үзендә сак-лый. Шуңа күрә бүген туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия.

Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге тарафыннан да зур игътибар бирелә. 2026 ел — Халыклар бердәмлеге елы, татар халкының бөек шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең юбилей еллары буларак билгеләнде. Шул уңайдан һәр мәгариф оешмасында эчтәлекле, зур, матур чаралар үтте.
Милли җанлы сәләтле балаларны барлау һәм аларга үсеш мөмкинлекләре тудыру максатыннан оештырылган туган телләр буенча олимпиадаларның республика этабында да барлыгы 43 призлы урын яуланды. Быел республика олимпиадасына чакырылган укучыларның 76%ы призлы урын алды. 

Педагогик кадрлар
Киләчәк кешесен формалаштыруда һәм аның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләүдә төп фигура нәкъ менә педагог булды һәм шулай булып кала да.

2025/26 уку елында мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмаларында 805 педагог эшләде. Кызганычка күрә, кадрлар кимү, физика, математика кебек фәннәрдән укытучылар кытлыгы тенденциясе саклана.

19 хезмәткәр лаеклы ялга китсә, алмашка 9 яшь укытучыны алабыз. Быел, максатчан укыган 7 студент укып бетерүгә карамастан, районга 1се генә кайтты. Июнь аенда мәгариф оешмалары «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында тәкъдимнәр урнаштырды, аның мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта педагогик белгечлекләр буенча белем алуга 1 максатчан килешү төзелгән. Барлыгы 11 студент шул программа буенча белем ала.

Укытучыларның белем дәрәҗәсен үстерү буенча уздырылучы мәҗбүри һәм өстәмә белем курслары ел дәверендә дәвам итә. Узган уку елында балалар бакчасы һәм мәктәпләребезнең 324 педагогы төрле курсларда белем алдылар. Яңалыкларга килгәндә, киләсе уку елыннан ясалма фәһем нечкәлекләрен өйрәтүче курслар укытыла башлый.

Профессиональ үсешкә китерә һәм һөнәри статуска йогынты ясый торган бер фактор дип, педагогларыбызның төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, үзләрен сынап каравын да әйтергә була. Бу уку елында районда үткәрелгән төрле һөнәри бәйгеләрдә 35тән артык укытучыбыз катнашты.

2025-26 уку елында 140тан артык педагогка төрле дәрәҗәдәге бүләк һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук бу уку елында 2 укытучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының Рәхмәт хатына, 3 укытучыбыз Татарстан Республикасының «Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Быел Президент Фәрманы белән укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар да билгеләнде.

Шулай ук, Татарстан Республикасында «Педагогка торак сертификаты» гранты гамәлгә керде. Безнең районнан 23 педагог гариза биреп, шуның 2се 1 миллион сумлык грант отты. Икенче грант торакны арендалап яшәгән педагогларга каралган. Балтач районыннан 3 кеше катнашып, шуның берсе ай саен 20 мең сум күләмендә бирелә торган грантка ия булды.

Авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү
Безнең район «Кадры в АПК» федераль проектында да актив районнарның берсе. Узган ел Салавыч күппрофильле лицее бу юнәлештә эш башлап җибәрде. Быел Норма урта мәктәбе 7 һәм 10 сыйныфларда Агроинженерия профиле буенча эшли башлый. Бу проект шактый чыгымнар таләп итә, чыгымнарны Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы күтәрә.

Һөнәри юнәлештә алган белемнәрен укучылар төрле конкурсларда сыныйлар. 5-11 сыйныф укучылары арасында «АГРОНТРИ — 2026» конкурсында 7 мәктәптән 16 укучы катнашты. Норма һәм Нөнәгәр мәктәпләреннән җиңүчеләребез дә бар.

Олимпиадалар
2025-26 уку елында 31 фән буенча муниципаль этап олимпиадасы узды. Татар теле, математика, инглиз теле һәм рус телләре 4 сыйныфтан, ОБЗР фәне 3 сыйныфтан ук үткәрелде. Олимпиадаларда барлыгы 1560 укучы катнашты, 526 укучы җиңү яулады.

Елдагыча Норма мәктәбе, Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе иң күп урын яулаучы мәктәпләр рәтендә баралар. 

2025-26 уку елында 104 призлы урын алуга ирештек. Узган чор белән чагыштырганда, бу 23кә күбрәк.

Олимпиадаларның региональ этабында 26 призлы урын яуланды, респуб-лика этабында 56 җиңүче һәм призерыбыз бар.

Математика, физика, инглиз теле, химия, информатика фәннәре буенча авыл районнары арасында «Путь к Олимпу» республика олимпиадасында 23 укучы катнашты, 22 призлы урын яуладылар. Бу узган елгы күрсәткечтән 8 урынга күбрәк.

Республика дәрәҗәсендә олимпиада юнәлешендәге мониторингка карасак, Балтач районы «Путь к Олимпу» олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 4нче урында. Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе 43 иң яхшы мәктәп исемлегендә 15 һәм 30 урыннарда. 4-11 сыйныфлар өчен рес-публика олимпиадаларында 42 иң яхшы мәктәп арасына Норма һәм Кече Лызи мәктәпләре 11 һәм 34 урыннарда.

Балаларга өстәмә белем бирү
Өстәмә белем бирү мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, спорт һәм сәнгать мәктәпләрендә һәм түгәрәкләрдә оештырыла. «Навигатор» системасыннан күренгәнчә, 2025 елда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга өстәмә белем бирү 86% тәшкил иткән.

«Навигатор» ярдәмендә өстәмә белем бирү программалары буенча 360 түгәрәккә барлыгы 4150 бала теркәлгән.

360 түгәрәкнең 125е социаль-гуманитар булса, бары тик 15е генә техник юнәлештә. Әлеге статистика мәгариф системасы өчен бик җитди чакыру булып тора. Районыбызда замана таләпләренә туры килгән Техник иҗат йорты кебек үзәк булса, балаларга инженер һөнәрләре, фән һәм технологияләр дөньясы белән танышу өчен җирлек булып торыр иде.

Безнең педагоглар, укучылар һәм ата-аналар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да үз өлешләрен кертәләр.

Балаларның җәйге ялын оештыру
2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампания-се кысаларында мәктәп яны лагерьларында 850 бала ял итте. 

Быел күпьеллык капиталь ремонттан соң, «Романтик» лагере ачылды. Июль, август айларында хәрби-патриотик, һөнәри юнәлешле һәм туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге 4 профильле смена оештырылды.
Баланың физик һәм әхлакый көчен саклап калу өчен мәгариф оешмаларында санитария нормалары һәм таләпләренең үтәлешен тәэмин итүгә, балаларны системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, түләүсез кайнар туклануны оештыруга, балаларның имин яшәү шартларын булдыруга, мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар бирелә.

Әлеге категориядәге балалар өчен Карадуган гимназиясендә, Нөнәгәр һәм Түнтәр мәктәпләрендә махсус сыйныфлар эшләде. Анда 34 укучы укыды. Калган балалар, башка укучылар белән беррәттән, инклюзив сыйныфларда ПМПК киңәш иткән программаларны үзләштерде. Медицина күрсәткечләре буенча 38 бала өчен өйдә укулар оештырылды.

Физкультура дәресләрен төрле һәм кызыклы итү максатыннан, физик культура программасында яңа модульләр барлыкка килде.

Сәламәт яшәү рәвешенең нигезе булып, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыш, дөрес туклану тора.

1358 башлангыч сыйныф укучысы узган уку елында түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителде.

Сәламәтлеге буенча өйдә укучы балалар да игътибарсыз калмады. 38 укучының әти-әниләре ике тапкыр кайнар туклану бәясеннән компенсация алды.

Социаль яклау максатларында аерым категориядәге 345 укучы өчен түләүсез туклану каралган.

Мәгариф челтәрендәге үзгәрешләр. Ярак Чурма, Югары Ушма башлангыч мәктәп-балалар бакчалары филиал итеп үзгәртелде. Таузар авылында мәктәптә укучылар булмау сәбәпле, башлангыч мәктәп-бакча балалар бакчасы гына булып калды. Шулай ук укучылары кимү сәбәпле, Иске Көшкәт филиалын ябарга мәҗбүр булдык.

Мәгариф оешмаларында башкарылган күләмле ремонт эшләренә дә тукталып үтәм. Балтач урта мәктәбе 198 миллион сумга капиталь төзекләндерелде.

Норма урта мәктәбендә төзекләндерү белән беррәттән ашханә һәм актлар залын үз эченә алган янкорма төзелеп килә. Ремонт 277 миллион сумга төште.

Балтач бистәсенең 1нче балалар бакчасында шулай ук ремонт эшләре бетү алдында.

Урта Көшкәт мәктәбендә республика программасы нигезендә ашханә яңартылды.

2026 елның мартында Норма авылында урнашкан Арча аграр көллиятенең филиалы территориясендә яңа бина төзү эшләре башланды. Территория-не төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу белән бергә 178 миллион сумлык эшләр каралган. Аны август ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Агымдагы елда ремонт эшләреннән иганәчеләребез дә читтә калмады. Мәктәпләр һәм бакчаларны яңа уку елына әзерләүдә район бюджетыннан 844 мең сум акча тотылган, иганәчеләр тарафыннан 486 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелгән.

Узган уку елында без белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларның талантларын ачу һәм үстерү, әхлакый һәм физик яктан сәламәт буын формалаштыру өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә ирешкән уңышларыбызны билгеләп үттек.

Шул ук вакытта әле эшлисе эшләр дә күп. Яңа уку елында, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренә ияреп, безгә тарихи мәгърифәт һәм тәрбия өлкәсендәге казанышларны саклап калу һәм арттыру, балаларыбызда патриотик кыйммәтләрнең ныклы нигезләрен формалаштыру мөһим.

Хөрмәтле педагоглар! Сезне якынлашып килүче яңа уку елы белән котларга рөхсәт итегез! Безнең һөнәр тирән белем генә түгел, зур йөрәк тә таләп итә. Эшкә бирелгәнлегегез, зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм укучыларыгызда көн саен кабызган талантлар өчен һәркайсыгызга рәхмәт.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев