«Акман» кебек тигез, тоташ, зур басу «Кызыл юл» хуҗалыгында гына түгел, районда да башка юк.
Без килгәндә 1000 гектарга якын мәйданга җәелгән бу «дала»да 7 комбайн игеннәрне суктыра, 2се теземнәргә сала иде. Һәр комбайннан ашлыкны бер машина ташып тора. Ындырга көн саен 400-500 тонна ашлык кайта. Дистәләгән игенче эшләгән шушы кырга район агитбригадасы коллективы килми каламы соң инде. Бик матур концерт куеп, игенчеләр белән якыннан аралашып киттеләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев