Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Район амбарлары 47 мең тоннадан артык яңа икмәк уңышы белән тулыланды

Эшләрегез һәрвакыт уңышлы барсын!

Урып-җыю кампаниясе барышында, быел районыбыз игенчеләре алдында 25 мең 643 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле — кузаклы культураларны суктырып алу бурычы тора. 

8 август көненә, барлык мәйданның 10 мең 708 гектарында игеннәр суктырылып, амбар хуҗалыклары тулаем 47 мең тоннадан артык яңа икмәк уңышы белән тулыландырылды. Район буенча уртача уңыш күләме гектарыннан 44 центнердан артык.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин «Сорнай», «Игенче», Сосна хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты. 
— Басу-кырларда явымсыз торган һәм башак суктырырга мөмкинлек булган һәр көндә хезмәт тынып тормый, шуңа өстәп, җитәкче-белгечләрнең, игенче-механизаторларның, шофёрларның тырышлыгы, сабырлыгы, фидакарьлеге сынала. Эшләрегез һәрвакыт уңышлы барсын! — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев