Әле кайчан гына бәрәңге утырту, чүбен утау, колорадо коңгызларына агу сибү кебек мәшәкатьләр белән мәш килсәк, бүген инде бәрәңге бакчалары җәйге яшеллекләрен-матурлыкларын югалтты.
Озакламый бәрәңге казыр чаклар да җитә дип сөйләшсәк, Иске Салавычтагы өлгер хуҗалар бу эшкә керешкән дә булып чыкты. Ә авылда нибары бер кешенең бакчасына чыгуы, буразнага көрәк тыгуы (яки бакчасына копалка кертүе) кирәк...
Хәер, алдагы елларда да инде безнең якларда 30 август ялларында күпләр читтәге бакчаларында эшләрен бетереп куя иде. Бер атна алдан ни, соң ни...
Фото: http://irina-av.blog.ru/feeds?from=84537187
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев