Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында терлекчелек продукцияләре җитештерү буенча республикада үткәрелгән ярыш-конкурсларда катнашып, безнең райондашлар да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Күптән түгел Мамадышта үткәрелгән тантанада Түбән Кенәдән гаилә фермасы җитәкчесе Айдар Сәмигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы һәм 50 мең сум премия белән бүләкләнде.
Шәхси хуҗалыкларда малларны күп асраган, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештереп сатуны гел арттыра барган өчен Яңгул авыл җирлеге дә (җитәкчесе Ринат Гарипов) шушындый олы хөрмәтләүгә лаек булды.
Фото: http://tacina-adm.ru/page/grant-na-razvitie-givotnovodcheskih-ferm/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев