Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлек торакларына рәсми «кәгазь» җитми

Дүшәмбе көнне район Советы утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җыелган хуҗалык җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, бүгенге көндә рәсми кәгазьләрнеӊ нинди әһәмияткә ия булуын тагын бер кат исләренә төшерде.

Республика программалары кысаларында бара торган терлек торакларын төзү һәм капиталь ремонтлау, силос салу чокырларын тәртипкә китерү юнәлешендә районыбыз хуҗалыклары зур эш башкардылар. Кызганыч, бу башкарылган эш рәсмиләштереп бетерелмәгән, төзелеш буенча кирәкле отчетлар вакытында тапшырылмый. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, районыбызныӊ гомүми күрсәткече башка районнар белән чагыштырганда хәйран чигенке. Бу кискен хәлдән чыгу өчен башкарма комитет җитәкчесе тиешле кәгазьләрне вакытында рәсмиләштерүне тәлап итте.

Фото: http://piterstroiproekt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250