Урак алдынгысы булу горурлык
Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләүче шофер хезмәтен күреп, югары бәяләүләре өчен бик рәхмәтле иде
Урып-җыю кампа-ниясенең икенче атна нәтиҗәләре буенча уракның алдынгы игенчеләре билгеләнеп, аларга район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан вымпеллар тапшырылды.
Беренче төркем комбайннар арасында бу юлы беренчелекне «КЗС-812» маркалы «кыр корабы»н иярләүче Илшат Нотфуллин алды, ул инде озак еллар «Бөрбаш» җәмгыятендә хезмәт куя.
Икенче төркем комбайннар арасында «Акрос-550» маркалы комбайнда эшләүче Марат Нигъмәтуллин («Яңа тормыш» җәмгыяте) җиңүче булып танылды.
Өченче төркем җиңүчесе — «Клаас Тукано — 570» комбайнында хезмәт куючы Айдар Гайфетдинов («Кызыл юл» хуҗалыгы).
Икенче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Раиф Нургалиев танылды. Әлеге алдынгыларыбызның һәркайсы озак еллар туган җирләрендә хезмәт куючы, мул уңышның зур тырышлык бәрабәренә килүен аңлап эшләүчеләр. Рамил Рашитович вымпел ияләрен котлап, исән-сау эшләп, мул уңыш җыеп алырга язсын, дигән изге теләкләрен ирештерде.

«Бөрбаш» җәмгыятенең алдынгы игенчесе Илшат Нотфуллин менә инде егерме алтынчы урагында хезмәт куя. Тырышып эшләү нәтиҗәсе булып, ел саен алдынгы комбайнчы буларак, вымпел алып макталуы тора. Шулай ук матур традицияләрен дәвам итеп, беренче булып вымпел алган игенчегә хуҗалык рәисе Рафис Солтанов ат статуэткасы бүләк итте.

«Кызыл юл» хуҗалыгы игенчесе Айдар Гайфетдинов елның-елында вымпел алып, районыбыз алдынгысы булып танылуын дәвам итә. Ул инде икенче ел урак чорында ярдәмчесе Рәсүл Ибраһимов белән тырышып хезмәт куя.

«Яңа тормыш» җәмгыятендә эшләүче Марат Нигъмәтуллин да елның-елында алдынгы игенче булуын дәлилләп, вымпел алып килә. Бар эшкә дә осталыгы булган игенче өчен быелгы урак егерменчесе булып тора.

«Кызыл юл» хуҗалыгында «Камаз» шоферы булып эшләүче Раиф Нургалиев өчен дә вымпелга лаек булу бик тә сөенечле булды. Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләүче шофер хезмәтен күреп, югары бәяләүләре өчен бик рәхмәтле иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев