Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Безнең аучылар кайда соң?

Безнең районда да бит санап карасаң 350 дән артык аучы бар, аларның да солдатларыбызга булышасы килми микәнни?

Казан аучылары менә тагын чираттагы мәртәбә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән балтачлылар төркеменә ау мылтыклары тапшырдылар, 450 ядрә бирделәр, барысы шуларның 36 мең сумлык.

«Бер сорау бирәсе килә, — ди волонтерлар. — Ә безнең районның аучылары кая соң? Безнең районда да бит санап карасаң 350 дән артык аучы бар, аларның да солдатларыбызга булышасы килми микәнни?»

Әле күптән түгел генә шушы ук төркемгә районыбызны якын күреп яшәүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та улы Фәрит белән ике ау мылтыгы тапшырганнар иде. Камил әфәндегә ул ау мылтыгы 2006 елда истәлек — бүләк итеп бирелгән, кызганмаган, — ил өчен, солдатларның исәнлеге, җиңү хакына фронтка тапшырган бит!

— Булдыклы райондашыбыз, Казандагы «Darex Moto» мотосалонының генераль директоры, Чепья авылы егете Илнар Сабиров бушка егетләребезгә бик кирәкле мотоцикл бирде, — ди Рамил Әгълиуллин. — Бу мотоцикл да, ау мылтыклары да, һичшиксез, күпләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Рәхмәт аларга, барлык хыялларын да тормышка ашырырга юллар ачылсын, дип телибез. Тиздән мотоцикл да, ау мылтыклары да егетләрдә булачак, Алла боерса.

Әлеге команда 8 август тирәләрендә янәдән егетләр янына җыена. Соңгы ике көндә гуманитар ярдәм илтә баручы машиналарына техник күзәтчелек уздырганнар. Моның өчен Ленар исемле егеткә зур рәхмәт, техник күзәтүне бушлай үткәреп биргән. Автоэлектрик Рөстәм Гарифҗановка да бик рәхмәтле әлеге төркем. Хәзер шушы машинага ягулык өчен ярдәм җыясылары бар. Ярдәмне волонтер Гөлфия Муллагалиеваның телефон номеры буенча күчерәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев