Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

«Сездән башка һич булмый»

Махсус хәрби операциядәге егетләр армый хезмәт итәләр, шуңа күрә без дә арырга тиеш түгел

Егетләребез алга бара. 25 июль көнне С. урманчылыгында пионер лагерьны алдылар. Араларында безнен Балтач егете Кетл-Рамил дә бар. Рәсәй әләме белән полкның әләме горур җилфердәде ул көнне. 

Волонтер Радик Хәбибуллин төркеменең исәпләре августның егермеләреннән соң юлга чыгу, тик аңарчы ничек тә егетләребезнең барлык сораган әйберләрен дә алып бетерергә кирәк. Әгәр халык ярдәм итсә, кирәкле бөтер әйберне дә алырга һәм планлаштырган вакытка барырга да була. Төркем егетләре әле махсус операция зонасында гуманитар ярдәмне өләшеп кенә йөри, кайтып та кермәгән килеш, әмма егетләр инде запрослар җибәрә. «Сездән башка һич булмый», ди алар.

Бөтен яктан ярдәм агылып торса да, бу мизгел эчендә юкка чыгара торган афәт, шуны аңларга һәм ярдәмне туктатмаска кирәк. Алган әйберләр ияләренә барып җитә, егетләр кат-кат рәхмәт әйтеп яза. Квадрацикл запчастьлары өчен бик шатланганнар, кемнәрнең көче кергән, барыгызга да зур рәхмәт дип белдерә алар район халкына. Аш өчен рәхмәтләрен ишетеп, күзләргә яшьләр килә.

— Бу ашлар бик тәмле, — ди алар. — Малайлар яратты. Ашыйлар бик тәмләп. Менә бүген безнең иртәнге аш — борщ. Бик зур рәхмәт, Аллаһның мең-мең рәхмәтләре яусын, апаларга рәхмәтләребезне җиткерерсез. Бик рәхмәтле без аларга.

Менә, мәсәлән, шул ашларга дип шушы көннәрдә Субаш авылыннан Фәннур белән Рания гаиләсе токмач кисеп китергән. «Алар һәрчак ярдәм итәләр», ди волонтер Фәридә Иванова (бу юлы егетләргә газ баллоны, эчке киемнәр күп кирәк булган (һәрвакыт кирәк инде алар), баллонын да, киемен дә күпләп китергәннәр). Гөлназ белән Динар Кәлимуллиннар 10 мең сумлык пычкы китергән, егетләр бик сорый иде мондый аккумуляторлы эш коралын, Аллага шөкер, менә булды да. Шушындый гаиләләр алдында баш иярлек, рәхмәт сезгә мәрхәмәтле йөрәгегез өчен!

Әле шимбә көнне генә волонтерлар ул запросны төркемгә куйдылар, «бер электр пычкысы кирәк иде, кечкенә, ботак кисә торган түгел. Нормальный, зурысы кирәк. Ярдәм итегез әле, зинһар өчен», дип элемтәгә кергән иде бер көрәшче егетебез, менә, булды бит, рәхмәт халыкка. Әлеге төркемгә Себер якларыннан да бик булышалар. «Себер ярдәмгә килде», дип гел игълан итәләр биредә. Егетләрнең «УАЗ»ларына тәгәрмәч кирәк, әле алар алынмаган килеш, фронтта транспортсыз ике кулсыз килеш бит ул, моны аңлап, тагын бер талпынып алсак, тәгәрмәч алырлык кына акча җыеп була инде, ишаллаһ. Курский өлкәсеннән дә сораулар бар. Тагын «Урал» машинасына тент, мич, 2 тәгәрмәч кирәк, шулай ук төзелеш материаллары әзерләргә кирәк.

«Акчалар җыелып, запросларын үтәп булса, туктамыйбыз инде, барып торабыз», ди волонтер Радик Хәбибуллин. Әле аласы, туплыйсы кирәк-яраклары күп шул. Ярдәмне Балтач бистәсендәге фотокопцентрга китерүне дәвам итәбез, матди ярдәмне "СВО"га дип волонтер Радик Хәбибуллинның телефон номеры аша да 
күчереп була (Тинькофф).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев