1 июнь 2012 яңалыклары
-
Кичке Сабантуй
Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар, Сезне 9нчы июнь көнне Көек авылына кичке Сабантуйга чакырабыз. Башлана 17.00 сәгатътә.
-
Әрәпә
Әрәпә - ул Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы. 1-3нче июнь көннәрендә төштән соң һәм кичке сәгатъләрдә авылларда әрәпә җыю үткәрелә. Ә бистәдә шимбә көнне, ягъни 2нче июньдә, 14.00 сәгатьтә башланып китәчәк.
-
Чиратка куймаска!
Җәйге чор бервакытта да авыл кешесенә тынгылык бирми. Бу гомер-гомергә шулай килә.
-
«Игътибар — балалар!»
Агымдагы елның 18нче маеннан 18нче июненә кадәр Бөтенрәсәй күләмендә традицион профилактик чара - «Игътибар - балалар!» операциясе игълан ителде.
-
Кырларда эш гөрли
Язгы кыр эшләрен төгәлләү белән чәчүлек һәм бәрәңге утыртылган мәйданнарда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш башланып китә.
-
Барлык телләр дә мөһим
Күптән түгел Чепьяда «Федераль дәүләт таләпләренә (ФГТ) һәм II буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС) күчү шартларында милли белем бирү киңлегендә тел дисциплиналарына укыту методикасы» дип аталган беренче төбәкара фәнни-гамәли семинар булып узды.
-
Балачак Сабан туе
Безнең районда Сабантуйлары май аенда ук старт алды. Аны балалар бакчасына йөрүче сабыйлар башлап җибәрде. Мондый бәйрәм бәлки районыбызның башка балалар бакчаларында да оештырылгандыр, ә менә миңа 22 май көнне Балтач бистәсенең 2нче номерлы «Салават күпере» ясле-бакчасында кичкырын оештырылганында катнашырга туры килде.
-
Сәламәт бала — олы шатлык
Балалар сәламәтлеге хәзерге вакытта илкүләм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Безнең районда да әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Бу хакта сөйләшү өчен район үзәк хастаханәсенең баш балалар табибы Гөлнара Хәбирьян кызы Шәйхиевага мөрәҗәгать иттек. - Гөлнара Хәбирьяновна, сүзебезне балалар консультациясеннән башлыйк әле. - Яңа балалар консультациясе ачылу табиблар өчен генә түгел,...
-
Терлеккә азык
«Смәел» һәм «Бөрбаш» җәмгыятьләре районда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә кереште.
-
Хәйриячелек
5нче июнь көнне мәдәният үзәгендә күренекле эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен хәйрия чарасы үткәрә. Башлана 9 сәгатьтә.
-
Сәяхәт
Ямьле май аенда Балтач шәһәр җирлеге ветераннары район хакимияте һәм шәһәр җирлеге үзидарәсе ярдәме белән тарихи Болгар шәһәренә сәяхәт кылып кайттылар.
-
Батырлык дәресләре
Балигъ булмаган балаларның гражданлык позицияләрен активлаштыруны формалаштыру, патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә «Батырлык дәресе» үткәрде.
-
Яңа сулыш бөркелде
Бөек Җиңү хөрмәтенә мәдәният үзәгендә узган «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының концертында, чын мәгънәсендә, ихласлык һәм гадилек хакимлек итте. Ясалмалылыкның әсәре дә юк иде...
-
Мин татарча сөйләшәм
Мин татарча сөйләшәм