Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлык дәресләре

Балигъ булмаган балаларның гражданлык позицияләрен активлаштыруны формалаштыру, патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә «Батырлык дәресе» үткәрде.

Сабантуй мәйданында үткән ярышта Балтач урта мәктәбе, гимназия һәм Норма һөнәр лицее укучылары катнашты. Ике команда алдан ук әзерләнгән «Тир», «Кыр кухнясы», «Палатка», «Викторина» станцияләрендә биремнәрне уңышлы гына үтәде. Тренерлар катнашучыларның җитезлекләрен, эрудицияле булуларын бәяләде. Чара барышында егетләр яңа белем һәм күнекмәләр алды. Биредә шулай ук ышаныч телефоны һәм тәмәке тарту темасы да күтәрелде. Катнашучыларга ел ахырына кадәр «Балтач» спорт комплексына бушлай йөрү өчен абонементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250