2 февраль 2016 яңалыклары
-
Владимир Семенов: Механизаторлар солярка сата
Бүген Дорга авылы мәдәният йортында «Активист» хуҗалыгы һәм Куныр авыл җирлегенең еллык хисап җыелышлары булды.
-
Балтачта ике кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелды
Район үзәк хастаханәсен карантинга яптылар. Әле менә шушы сәгатьләрдә генә дуңгыз гриппының ике очрагы расланганлыгы билгеле булды.
-
Кайтаваз: "Балтач юллары кардан ничек чистартыла"
Күптән түгел сайтыбызда "Балтач юллары кардан ничек чистартыла, шул хакта (сораштыру)" язмасындагы быел Балтачта урамнарны кардан чистарту яхшы оештырылган дигән хәбәргә "кайтаваз"лар килә башлады.
-
Аракы башта таптыра, аннан кибет бастыра
Зират яны кешене ниндидер бер аерым халәткә кертә. Аныӊ яныннан узганда адымнар үзеннән-үзе ешая, тәүлекнеӊ караӊгы вакыты һәм иптәшеӊ булмаса, күӊелгә кара шом керә. Әмма төнлә «Радик» кибетенә аракы эзләп кергән бурларны бу туктатмый.
-
Хаҗәр Әсхәтова – дүрт буынны тоташтыручы акъәби
Бу заманның авырлыгын шактый татыган булса да, зарлану белмәс, тормыштан канәгать булып гомер итүче өлкәннәргә карап сокланмый калу мөмкин түгел... Районыбызның Бакча дигән авылында дөньяга килеп, хәзерге көндә Түбән Субаш авылында яшәүче Хаҗәр Нәҗип кызы Әсхәтовага да бер гасырга якын гомер яшәп, тормышның сикәлтәле юлларыннан үтәргә туры килгән.
-
Төрмәгә консервланган банкага салып кәрәзле телефон кертергә теләгән булганнар
Төзәтү колониясенә кәрәзле телефон кертергә теләүчеләрнең кырын гамәленә чик куелган.
-
Балтачта Сингапур укулары дәвам итә
Янәдән районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын арттыру" дип исемләнгән укулар башланып китте.
-
Вниманию налоговых агентов
Налоговые агенты - работодатели с 01 января 2016 года обязаны подавать в инспекцию расчет исчисленных и удержанных сумм НДФЛ. Они должны ежеквартально отчитываться по НДФЛ в течение месяца, следующего за первым кварталом, полугодием и девятью месяцами и за год не позднее 1 апреля следующего года.
-
За не поданное заявление о банкротстве налоговые органы теперь могут оштрафовать
Информация для юридических и физических лиц, включая индивидуальных предпринимателей
-
Балтачта сулыкларны укучылар белән бергәләп сакламакчылар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.
-
Сәрдек авылында күңел ача беләләр
Сәрдек авыл клубында айга ике тапкыр "Күңел ачу кичәсе"оештырыла.
-
Кадерле абыема!
Шагыйрь булсам, шигырь язар идем Сиңа атап, сиңа багышлап. Көйгә салган шигъри юлларны Туймас иде халык алкышлап. Абый дигән горур исемгә Тап төшерми яши бирәсең. Җылы назга, кадер-хөрмәткә Туганнарыңны да төрәсең. Син һәрьяктан үрнәк кеше булдың, Хыянәтләр кылмый яшәдең. Шуңа күрә тормыш юлларыңда Гаҗәп түгел күкрәп яшьнәвең. Гаҗәп түгел кешеләрнең...
-
Агач мылтык та ата диләр, утлы корал сакламагыз
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын үз теләгең белән хокук саклау органнарына тапшыру, җинаять җаваплылыгыннан коткарудан тыш, матди файда да китерә.