Балтачта сулыкларны укучылар белән бергәләп сакламакчылар
Мәгариф

Балтачта сулыкларны укучылар белән бергәләп сакламакчылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.

Экология планында бу бик мөһим. Елның төп бурычлары - су объектларын, әйләнә-тирә мохитне, биологик ресурсларны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау һәм торгызу. Тагын бер бурыч - халык өчен уңайлы шартлар тудыру.

Әлеге ел кысаларында район территориясендә гаять зур масштаблы эшләр үткәрергә кирәк. Мәктәп укучылары белән бергәләп елга ярларын чистартасы, пычратуларга юл куймау максатыннан рейдлар үткәрәсе бар. Шулай ук уку чорында мәктәпләргә барып укучылар өчен лекцияләр үткәрү дә планлаштырыла, ди «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре.


250

Нет комментариев