Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын үз теләгең белән хокук саклау органнарына тапшыру, җинаять җаваплылыгыннан коткарудан тыш, матди файда да китерә.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгәнчә, киселгән утлы корал өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, хәрби гранаталар һәм шома көпшәле утлы ау коралы өчен - 1 мең 500, ясалма утлы корал өчен - 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сум түләнә.
Чыганак: intertat.ru
Фото: chapaevskiyrabochiy
Нет комментариев