2 апрель 2013 яңалыклары
-
Күршеләр
«Күршеләр - иң якын кешеләр» дигән рубриканы быел да дәвам итәбез. Сездән күршеләрегез турында җылы да, гыйбрәтле вә сабак алырлык язмалар көтеп калабыз.
-
Вәли көне
Бар да чаба, Вәли көне, диеп Калыйк диләр сөеп һәм сөелеп. Гомерлек мәхәббәт, олы хисләр, Бара бугай инде хәзер үлеп. Карасак тарих эченә кереп, Китсәк Вәлинең чын йөзен күреп. Аннан калган эшләр - гөнаһ, диеп Чыгарырбыз күңелләрдән сөреп. Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә тойган Хисләр калсын йөрәкләргә сеңеп. Күңел җылың сөйгәнеңә биреп, Йөрерсең...
-
Волонтерлар кайгырта
25нче марттан мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Шул уңайдан Балтач урта мәктәбе волонтерлары гимназия, Карадуган, Кече Лызи урта мәктәпләрендә булып яшьтәшләрен каникул чорында үтә дә сак булырга, скутер һәм велосипед белән юлларда йөрмәскә өндәде. Волонтерлар шулай ук оешмаларга да барды. Өлкәннәргә балаларның кичке сәгать 10нан соң әти-әниләрдән яки өлкәннәрдән башка җәмәгать...
-
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-43-82.
- Мин ялгыз ике бала тәрбияләүче яшь әни, - дип элемтәгә керде Бөрбаштан Лилия Сагатдинова. - «Хезмәт»тә «Яклау табар җире бар» дигән мәкаләне укыгач, ярдәм сорап социаль яклау бүлегенә барып карарга булдым. Анда мине җитәкчедән башлап башка хезмәткәрләр дә аңладылар, хәлемә керделәр, эшле дә иттеләр, ашлы да иттеләр. Бүгенге көндә...
-
Алга, җиңүгә!
Район ветераннар командасы республиканың «Төнге хоккей лигасы»нда чыгыш ясап, җиңү яулавын дәвам итә.
-
Конкурс үткәрелә
Балтач районы юл хәрәкәте инспекциясе, Балтач юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен киметү, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк төшендерү максатыннан, мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт хәрәкәте, ЮХИДИ, юл-транспорт һәлакәтләре темасына багышланган кроссворд конкурсы оештыра. Кроссворд...
-
Актуаль мәсьәләләр
15нче мартта мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Салавыч урта мәктәбендә «Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр» дигән темага семинар үткәрде.
-
Бюджеттан ярдәм
«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Балтач район бүлеге барлык төрдәге авыл хуҗалыгы оешмаларына федераль бюджет исәбеннән (бушлай) 2013 елга билгеләнгән күләмдә түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә:
-
Капитал чыннан да капиталмы?
Соңгы исәпкә алу йомгаклары хөкүмәтне Рәсәй халкы тормышының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иң радикаль чараларга этәрде. Сәламәтлек, мәгариф, торак төзү һәм башка өлкәләрдә өстенлекле милли проектлар пәйда булды. 2007нче елның 1нче гыйнварыннан балалар тууын стимуллаштыруга юнәлдерелгән «Ана капиталы турында»гы закон үз көченә керде.
-
1нче апрель — көлке көне
Эх, бер пожар да чыкмый... Сугыш яки дөнья авырлыклары аркасында бик күп талантлы җитәкчеләргә урта белем алырга мөмкинлек булмаган. Менә сугышлар тәмам, исәннәр туган авылларына кайтканнар һәм кичке мәктәпләрдә белем алганнар. Бервакыт шулай кичке мәктәптә математикадан имтихан бара икән. Имтихан бирүчеләр арасында банк управляющие Рафаэль Абдуллин, киночелтәре директоры Мөбарәк Галиев,...