Мәдәният

Вәли көне

Бар да чаба, Вәли көне, диеп Калыйк диләр сөеп һәм сөелеп. Гомерлек мәхәббәт, олы хисләр, Бара бугай инде хәзер үлеп. Карасак тарих эченә кереп, Китсәк Вәлинең чын йөзен күреп. Аннан калган эшләр - гөнаһ, диеп Чыгарырбыз күңелләрдән сөреп. Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә тойган Хисләр калсын йөрәкләргә сеңеп. Күңел җылың сөйгәнеңә биреп, Йөрерсең...

Бар да чаба, Вәли көне, диеп
Калыйк диләр сөеп һәм сөелеп.
Гомерлек мәхәббәт, олы хисләр,
Бара бугай инде хәзер үлеп.

Карасак тарих эченә кереп,
Китсәк Вәлинең чын йөзен күреп.
Аннан калган эшләр - гөнаһ, диеп
Чыгарырбыз күңелләрдән сөреп.

Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә тойган
Хисләр калсын йөрәкләргә сеңеп.
Күңел җылың сөйгәнеңә биреп,
Йөрерсең син хәмерсез исереп.

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев