Спорт

Алга, җиңүгә!

Район ветераннар командасы республиканың «Төнге хоккей лигасы»нда чыгыш ясап, җиңү яулавын дәвам итә.

Узган атнаны алар ярымфиналга үткән булсалар, бу атнада - 23нче март көнне Кама Аланы каласында боз хуҗаларын 6:2 исәбенә җиңеп, 24нче мартта исә башкалада (үзебезнең районда боз сарае булмау сәбәпле, уеннар Казан каласында оештырылган) шул ук Кама Аланы командасын 5:3 исәбенә җиңеп, финалга чыкты. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев