5 июнь 2015 яңалыклары
-
Чепья якларында Сабан туен елның-елында Пыжмара авылы башлап җибәрә (фото).
Быел да шулай булды. Пыжмара җирлеге тирә як авылларны үзенә кунакка җыйды. Әлеге җирлеккә генә хас уеннар, спорт ярышлары тамашачы күңеленә бик хуш килде.
-
“Бердәм Россия” матч уздыра
"Бердәм Россия" сәяси партиясе "Прайм-лига" кысыларында футбол матчлары уздыра. 12нче июньдә Россия көнендә республиканың шәһәр һәм авылларында матчлар үткәреләчәк.
-
Бүген Карадуган авылында ветеринария пункты ачылды (фото).
Бу - районыбыз җирлегендә авыл хуҗалыгы тармагында уңайлы мөмкинлекләр тудырылган бинаның өченчесе. Ул Карадуган һәм күрше-тирә авылларга ветеринария хезмәте күрсәтчәк.
-
Балтачыбызда Сабантуйлар Карадуганнан башланды (фото).
Балтачыбызда Сабантуйлар Карадуганнан башланды.Хәзерге минутларда анда Сабан туе гөрли.
-
Балтачта 106 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына 2 миллион 467 мең сум бурычы җыелган
18нче майдан 17нче июньгә кадәр республика буенча "Бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең әҗәтләрен түләттерү" айлыгы игълан ителде.
-
“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Балтач районы Сабан туенда “Спорт Татарстаны” дип аталган үз мәйданчыгын оештыра.
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Балтач районында, бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.
-
Татарстан Президенты Рөстәм МИӉНЕХАНОВ 1нче июнь көнне “Созвездие-Йолдызлык” җиӊүчеләренә стипендияләр тапшырды.
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. Яшьләрнеӊ ачык телевизион эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык" елның-елында аның ярдәме белән уза.
-
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: "Республиканың дәүләт төзелешенең төп үзенчәлеге булып, инде чирек гасыр диярлек идарә итүдә барлык дәрәҗәдәге хакимият тармакларының тигез бердәмлеге тора".
30нчы майда барлык чакырылыш депутатларының һәм республика җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды.