Быел да шулай булды. Пыжмара җирлеге тирә як авылларны үзенә кунакка җыйды. Әлеге җирлеккә генә хас уеннар, спорт ярышлары тамашачы күңеленә бик хуш килде.
Казан артистлары белән беррәттән үзебезнекеләр дә матур чыгышлары белән куандырды. Ә иң мөһиме милли бәйрәмебездә гармун моңнарын ишетү насыйп булды.
Алдынгы механизаторлар, терлекчеләр "Кама" җәмгыяте исеменнән саллы бүләкләр алды. Ә менә Әтнә авылында гомер итүче әниле-кызлы Бибиниса һәм Лилия Гыймадиеваларга район башлыгы исеменнән махсус бүләк тапшырылды.
Әтнә фермасында эшләүче әлеге тырыш ханымнар "Кама" җәмгыятенең иң яшь һәм иң өлкән алдынгы сыер савучылары икән.
Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Гади, әмма истә калырлык чын Сабан туе булды ул.
Нет комментариев