"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Балтач районында, бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.
"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы.
Нет комментариев