6 июль 2015 яңалыклары
-
Республикада балалар тудыру йортларының кайберләре ябыла, Балтачта ябылмый
Җәй айларында хастаханәләргә дезинфекция ясау ниятеннән, Татарстанда вакытлыча балалар тудыру йортлары ябылып торачак.
-
Әлфия Равил кызы Әгълиуллина 55 яшьлек гомер таңын каршылый.
Әлфия Равилевна, Әлфия Равилевна! Сабыйлар күңелендәге ихласлылык, самимилек, ярату хисе белән сугарылган мондый ягымлы итеп эндәшүне тәрбияче Әлфия ханым көнгә ничә мәртәбә ишетә икән?!
-
РӘФХӘТ ГАБДЕЛБӘР улы ГАБДЕЛБӘРОВның 5 июль көнне 60 яшьлек юбилее
Шеңшеңәр авылында яшәүче РӘФХӘТ ГАБДЕЛБӘР улы ГАБДЕЛБӘРОВның 5 июль көнне 60 яшьлек юбилее.
-
ЛДПР партиясе Татарстан Президенты итеп үз кешесен күрергә тели
4 июль көнне ЛДПР партиясенеӊ Татарстан бүлеге конференциясендә делегатлар бер тавыштан Татарстан Президентына үз кандидатурасын тәкъдим итте.
-
Кадерле әниебез ФИРДӘВЕС ГАРИФҖАН кызы ЗАһЕРДИНОВАның 3 июльдә 55 яшьлек юбилее
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр, Шат күңелле булып гомер ит. Җиргә кояш ничек кирәк булса, Син дә безгә шулай кирәк бит. Рәхмәт, әни, сиңа, яшәгәнең өчен, Рәхмәт сиңа безне яшәткәнең өчен. Балам, диеп күз нурларын жәлләмичә Һәрчак назлап, сөеп юатканың өчен. Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, улың, кияү,...
-
Чутайда “Сәләт” палаткалы лагеры гөрли
"Сәләт" палаткалы лагеры Балтачыбызның Чутай авылы җирлегендә 4нче июль көнне үзенең эшен башлап җибәрде.
-
Кичәге җил-давыл Балтач районын уратып узды
Шөкер, кичәге җил-давыл Балтач районын уратып узды. Ә менә башка районнарда зыян күрүчеләр бар.
-
Балтач үзәк ашханәсе матурлана
Әле генә район кулланучылар җәмгыятенеӊ җәмәгать туклануын оештыруда данлыклы традицияләре булган Балтач үзәк ашханәсе бинасына зур ремонт һәм үзгәртеп коруларны башкарып чыккан иде.
-
Кичә Кукмара районының Купка авылыннан көчле гарасат узган
Кичә, яӊгыр килгәнен барыбыз да хәвефләнеп көттек. Киров өлкәсе ягыннан чыккан ак-карасу болытларга кара-каршы яктан килгән болытлар да берләшкәч, кешеләр куркуга калды. Курыкмас идек тә, алдагы атнадагы давыл районыбызга хәйран зур мәшәкатьләр алып килде. Ә менә кичәге яӊгыр күршеләребезне дер селкеткән.
-
Татарстан Президентлыгына кандидатуралар күбәя
Рушания Бильгильдеева «Справедливая Россия» партиясенеӊ Татарстан бүлегеннән Татарстан Президентлыгына кандидатура итеп күрсәтелде.
-
Танылган җырчы Иркә өченче кызын тапкан
3нче июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды!