Җәй айларында хастаханәләргә дезинфекция ясау ниятеннән, Татарстанда вакытлыча балалар тудыру йортлары ябылып торачак.
Әлеге исемлеккә кайсы район һәм шәһәрләр кергәнен бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә - 7 августан алып, 4 сентябрьгә, РКБ №2 акушерлык корпусы 10 августтан -10 сентябрьгә кадәр дезинфекцияләүгә ябыла. Шулай ук, Әгерҗедә - 29 июньнән-12 июльгә кадәр, Баулыда - 1 июньнән-31 июльгә, Мамадышта - 6-19 июльгә кадәр бала тудыру йортлары эшләмәячәк. Август аенда исә Бөгелмә, Әлки, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарында да чистарту чаралары уздырырга исәплиләр.
Бу исемлектә Балтач районы кергән булса да, районныӊ баш табибы Газинур Дәүлиев сүзләре буенча, безнеӊ райондагы балалар тудыру йорты ябылмаячак.
Фото: http://doctorpiter.ru/articles/4879/
Нет комментариев