Татарстан Президентлыгына кандидатуралар күбәя
Җәмгыять

Татарстан Президентлыгына кандидатуралар күбәя

Рушания Бильгильдеева «Справедливая Россия» партиясенеӊ Татарстан бүлегеннән Татарстан Президентлыгына кандидатура итеп күрсәтелде.

Бүлекнеӊ җитәкчесе Рушания Бильгильдеева шулай ук Казан шәһәре думасына сайлауларда бу партия исемлегенеӊ башында тора.

Димәк, 13 сентябрьдә булачак Татарстан Президентын сайлауларында катнашачак 4 кандидат бар инде: Рөстәм Миӊнеханов - «Единая Россия» партиясеннән, ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм «Справедливая Россия»дән Рушания Бильгильдеева.
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/88638/

250

Нет комментариев