7 апрель 2015 яңалыклары
-
Алмаз Хәмзин райондашларыбыз Җәмилә Сибгатуллина белән Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны үзе белән алып китәргә дә бик мөмкин (фото).
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә татар филармониясе сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел..." дип исемләнгән ретро-концерт тәкъдим итте.
-
Газета-журналларга күп язылсаң, бүләккә – айпад.
«Татмедиа» җәмгыяте абунәчеләр арасында конкурс игълан итә. Җиңүчене - «Apple iPad Air 16 Gb» көтә.
-
Өйдән чыкмый гына газета-журналларга языл!
1нче апрельдән 2015нче елның 2нче яртысы өчен газета-журналларга язылу башланды. Аларга, шулай ук «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына почта бүлекчәләренә бармыйча да язылып була.
-
«Биек тау» сәүдә һәм күӊел ачу үзәген ябалар.
«Адмирал»дагы пожардан соӊ барлык сәүдә үзәкләрендә үткәрелгән тикшерүләр, әле күп җирдә тиешле дәрәҗәдә куркынычсызлык тудырмаганлыгын күрсәтте.
-
Сәгыйт ибн Гамир.
Хөрмәтле укучы, без Сезгә Балтач җәмигъ мәчетенеӊ остазы Гомәр хәзрәт әзерләгән бер-ничә кисәктән торган динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итәбез (дәвамы).
-
Казанның 7 сәүдә үзәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен ябылырга мөмкин.
Татарстан прокуратурасы Казандагы 7 сәүдә үзәген яптыруны сорап, судка дәгъва гаризасы тапшырган. Әлеге сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бик күп бозылу очраклары ачыкланган. Прокуратура фикеренчә, аларның эшчәнлеге җитешсезлекләр бетерелгәнче туктатылырга тиеш.
-
Гөлназ Сафина: "Дөрес туклану сәламәтлектә чагыла"
Кулланучыларның сәламәтлек өчен зыян китерми торган ашау-эчүгә хокукы - 2015 елда дөнья күләмендә әнә шул мөһим темага әйләнәчәк!
-
Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән
Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте.
-
Чепья мәктәбе укучылары яза...
"Интернет һәм мин" Компьютер алганнан бирле, Эшләр китте уңайга. Мәктәп тормышы да шулай Салынды бит бер җайга. Көндәлек тә язасы юк, Юк китап та укыйсы. Дәрескә кирәк әйберне Интернеттан "чукыйсы". Өлкәннәрнең үз эшенә Вакыты да күп тия. Нәрсә сорасам да, әни, Интернеттан тап,дия. Дуслар кирәк булганда да, Контактта утырам. Сөйләшәсе...
-
7нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне
Бүген - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул 1948нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган.