Татарстан прокуратурасы Казандагы 7 сәүдә үзәген яптыруны сорап, судка дәгъва гаризасы тапшырган. Әлеге сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бик күп бозылу очраклары ачыкланган. Прокуратура фикеренчә, аларның эшчәнлеге җитешсезлекләр бетерелгәнче туктатылырга тиеш.
Бу юлы янгын куркынычсызлыгы үтәлмәгәннәр рәтенә - "Алтын" сәүдә үзәге, "Метро", Мәскәү базары, "Нагмир" кибете, "Даурия" базары, "Ала Дим" һәм "Ягодная слобода" сәүдә комплексы кергән.
Иң күп кимчелекләр "Алтын" сәүдә үзәгендә табылган. Тикшерүчеләр шундый 36 кимчелек барлыгын ачыклаган. "Даурия" базары белән "Нагмир"да - 12шәр, "Ала Дим"сәүдә объектында - 10, Мәскәү базарында - 9, ә "Метро"да 6 кимчелек табылган. Прокуратура хезмәткәрләре фикеренчә, алар барысы да кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудыра, дип яза Интертат.ру.
Фото: http://e-kazan.ru/news/show/16288.htm:
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев