1нче апрельдән 2015нче елның 2нче яртысы өчен газета-журналларга язылу башланды. Аларга, шулай ук «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына почта бүлекчәләренә бармыйча да язылып була.
Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдалана аласыз. Бу портал аша федераль, республика һәм район басмаларына язылырга, подписка өчен түләргә мөмкин. Монда «Россия Почтасы» вакытлы басмаларының тулы каталогы да бар. Кыскасы, өйдән чыкмыйча гына теләгән журналга, газетага языла аласың.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев