8 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Ашату әйбәт, продукция мул
Кышкы чорда терлекләрдән югары продукция алыйм дисәң, кышлатуга күчеш чорында ук аларның продуктлылыгын киметмәү мөһим.
-
Республика үрләрен яулыйбыз
Башкалабыз Казанда кул көрәше буенча 1995-1996 һәм 1997-1998 елларда туган кызлар-егетләр арасында узган Татарстан беренчелегендә яшь спортчыларыбыз, тренерлары Фагыйль Гайнетдинов җитәкчелегендә янә үзләренә тиңнәр булмавын исбатлады.
-
Җиләктә инфекция
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, быел көз Германиядә балаларда һәм яшүсмерләрдә кискен гастроэнтеролог очрагы белән 11 меңнән артык очрак теркәлгән.
-
Мех фабрикасы төзелүгә — 80 ел
Балтач райбашкарма комитеты рәисе Гали Имамов 1932 ел йомгаклары белән хисап докладында Арбаш авылындагы мех фабрикасы Октябрьнең 15 еллык бәйрәме көненә (1932 ел, 7 ноябрь) эшли башлады дип белдерә.
-
Үзәктә — яшьләр проблемасы
Район прокуратурасының эшче төркеме утырышында Балтач шәһәр җирлегендә яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүнең торышы турында бик мөһим мәсьәлә каралды. Бистә башлыгы урынбасары Нурия Зарипова шактый җентекләп әзерләнгән иде.
-
«Наз»дан хәбәр
Октябрь азагында Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр Саба районының Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булып кайтты.
-
Белегез һәм үтәгез
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе гомерегезне һәм исәнлегегезне, шулай ук йорт-җирегезнең иминлеген саклап калу өчен янгыннарга каршы кисәтү чараларын үтәргә чакыра.
-
Автокресло — зур бүләк
3 ноябрьдән Бөтенрәсәй күләмендә пассажир балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль кампания башланды. Ул 16 декабрьгә кадәр бара.
-
Көзләремдә өйле булдым
Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Нурия апа Гафиуллина алтын көзләрне шатланып каршы алды. Табигать алтынсу сары төсләргә күмелгән, көзге уңышка кинәнгән мәлләрдә «Стройремтех» ширкәте аңарга дигән якты, җылы, балкып торган йортны өлгертеп җиткерде.
-
Утырыш чакырыла
8нче ноябрь, пәнҗешәмбе көнне утырышлар залында район Советының чираттан тыш утырышы чакырыла. Ул көндезге 10 сәгатьтә башлана. Утырышка район Советы депутатлары, предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре чакырыла.
-
«Әни», дип елыйбыз...
* * * Ай сылуы кебек әнием бар Сәүдә өлкәсендә эшли ул. Һәркем белән итагатьле, Ягымлы була белә ул. ӘНИ... Нинди тирән мәгънәле сүз. Аны дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштырып булмый. Әниемнең иртән иркәләп уятуын, торгач тәмле ашы белән сыйлавын, мәктәпкә озатуын мин зур булгач та онытмам. Нәзилә НӘҖИПОВА *...
-
Шатлыклы хәбәр
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Салих улы Әминов ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Белдерү
8нче ноябрь көнне, 14 сәгатьтә, район прокуратурасы бинасында РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы А.С.Әхмәтшин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 8-843-66-3-23-80, 3-02-63.