Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республика үрләрен яулыйбыз

Башкалабыз Казанда кул көрәше буенча 1995-1996 һәм 1997-1998 елларда туган кызлар-егетләр арасында узган Татарстан беренчелегендә яшь спортчыларыбыз, тренерлары Фагыйль Гайнетдинов җитәкчелегендә янә үзләренә тиңнәр булмавын исбатлады.

1995-1998 елгы кызлар командасы - беренче, егетләр командасы икенче булды. Шәхси беренчелектә Айсылу Фәйзрахманова (Балтач мәктәбе - 70 кг.), Артем Иванов (Чепья - 45 кг.), Илгизәр Мөхәрләмов (Салавыч - 65 кг.), Алинә Камалова (Нөнәгәр - 45 кг.), Айзилә Миңнеханова (Яңгул - 70 кг.) чемпион булып танылдылар. Субаштан Мәрьям Хәбибуллина (40 кг.), Чепьядан Фирүзә Яппарова (50 кг.), Кунырдан Гөлшат Шиһабетдинова (55 кг.), Түнтәрдән Раилә Корбангалиева (50 кг.), Яңгулдан Ләйсән Габделганиева (65 кг.) - икенче, Балтачтан Альберт Садартдинов (50 кг.), Субаштан Тимур Николаев (60 кг.), Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин (70 кг.), Яңгулдан Гүзәл Газыймҗанова (50 кг.) һәм Эльмира Камалетдинова (55 кг.), Пыжмарадан Алсу Гатиятуллина (60 кг.), Аланнан Илназ Нурисламов (80 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар. Афәрин, егетләр-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250