Октябрь азагында Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр Саба районының Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булып кайтты.
Анда алар тарих белән генә кызыксынып калмады, биредә эшләнгән төрле сувенирларга сокланды, җәнлекләр дөньясын күреп таң калды. Шулай ук сувенирлар җитештерә торган цехта да булдылар. Агач эшкәртү эшләре аларда уңай тәэсирләр генә калдырды.
Истәлеккә алган сувенирлар күршеләргә булган сәяхәтне өлкәннәребез күңелендә гел яңартып торыр әле.
Нет комментариев