8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Нормабашта эш кешесен хөрмәтли беләләр
Гомерләрен хезмәткә багышлаган Гөлфия Хафизова белән Илһамия Гыйләҗетдинованың 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан авыл клубында "Гомер агышлары" дип исемләнгән кичә үткәрелгән.
-
Газиз әнкәебез ФАГЫЙЛӘ МӨБАРӘКШӘ кызы ЗӘКИЕВАның 8 декабрьдә күркәм юбилее – 70 яше
Пыжмара авылында гомер кичерүче газиз әнкәебез ФАГЫЙЛӘ МӨБАРӘКШӘ кызы ЗӘКИЕВАның 8 декабрьдә күркәм юбилее - 70 яше иде.
-
Кадерле кешебез – әниебез РАУЗА МОРАТ кызы ВӘЛИЕВАның 8 декабрьдә 50 яшьлек юбилее
Cосна авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез РАУЗА МОРАТ кызы ВӘЛИЕВАны 8 декабрьдәге 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
-
Казан кунаклары күргәзмәләребезгә югары бәя бирде
Алдан хәбәр иткәнебезчә бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Миӊсәгыйть Шакиров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызга эшлекле сәфәр белән килгәннәр иде.
-
Татарстан җитәкчелеге – безнең районда
Бүген районыбыз дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Миӊсәгыйть Шакировны, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, 11 район башлыклары җитәкләгән делегация вәкилләрен кабул итте.
-
Казан кушса, Чепья урамнары да яктырыр
Урамга лампочка куярга акчаны үзебезгә җыяргамы, дигән эчтәлектәге мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән.
-
Габдерәфыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары гөрләп узды
5 декабрь көнне Бөрбаш мәктәбендә районыбызның шахмат ветераны Габдерәфыйк Фәйзрахманов призына районара шахмат турниры узды. Ярышта 9 мәктәптән 98 уенчы катнашты. Чарада Балтач районы укучыларыннан тыш, Кукмара һәм Мамадыш уенчылары да көч сынашты.
-
Балтачта республикакүләм киңәшмә бара
Әлеге минутларда Балтач район мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың 11 районыннан килгән вәкилләр катнашында республикакүләм киңәшмә бара.
-
31 яшьлек ике шофер да һәлакәт урынында һәлак булган
6 декабрьдә, 11:12 сәгатьтә Минзәлә юлында - М-7 Волга "Мәскәү-Уфа" трассасының 1097нче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
-
“Әкият”тә кунакта (фото)
Карадуган урта мәктәбе укучылары һәм татар теле укытучылары "Әкият" кә кунак итеп чакырылдылар.
-
Балтач балалары халыкара конкурста да сынатмый (фото)
Балтач сәнгать мәктәбенең «Поющие горошинки» вокаль ансамбле беренче тапкыр "Хрустальное сердце мира" халыкара конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар.
-
100 яшьлек туган көненә солдатның сугышчан даны туган ягына кайтты (фото, видео)
1915 елда Югары Кенә авылында туган, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Шәрифулла Кәлимуллинның сугышчан даны 70 елдан соң туган якларына әйләнеп катты.