Казан кунаклары күргәзмәләребезгә югары бәя бирде
Рәсми хәбәрләр

Казан кунаклары күргәзмәләребезгә югары бәя бирде

Алдан хәбәр иткәнебезчә бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Миӊсәгыйть Шакиров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызга эшлекле сәфәр белән килгәннәр иде.

Район мәдәният үзәгендә авыл җирлекләре үзләрендә җитештерелүче продукция һәм төрле кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге чарада шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтова, «Ива мебель» фабрикасы, район сөт-май комбинаты һәм район кулланучылар җәмгыяте үзләрендә җитештерелә торган товарлары белән килгән кунакларга районыбызның йөзен күрсәттеләр.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

250

Нет комментариев