31 яшьлек ике шофер да һәлакәт урынында һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

31 яшьлек ике шофер да һәлакәт урынында һәлак булган

6 декабрьдә, 11:12 сәгатьтә Минзәлә юлында - М-7 Волга "Мәскәү-Уфа" трассасының 1097нче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел фаразлар буенча, "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итүче 31 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек режимын бозып, каршы як полосага чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә. Машина йөртүче ике ир-ат та һәлак булган. Икесе дә 31 яшьтә булган.

Якыннарына сабырлык бирсен!

Чыганак: http://intertat.ru


250

Нет комментариев