11 март 2013 яңалыклары
-
Әтием — Ватан сакчысы
Өебездә бик матур, таслап элеп куелган солдат шинеле саклана. Бик гади генә пәлтә дип караган бу шинель - әтиемнең солдат киеме. Гади генә түгел ул, истәлекле, кадерле. Бу шинельгә күз төшергән саен әтиебез үзенең солдатта булган яшьлек елларын искә төшерә, безгә шул елларның истәлекләрен сөйли.
-
Гаилә бәйрәме
Укыту-тәрбия эшен камилләштерүдә халык педагогикасының әһәмияте зур булуын аңлап, без - укытучылар халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына еш мөрәҗәгать итәбез. Халык традицияләренә багышланган бәйрәм-кичәләрне еш үткәрәбез. Шуларның берсе гыйнвар аенда Бөрбаш урта мәктәбендә үткән «Гаилә бәйрәме».
-
Балтачта да бар мәзәк
Акланды Гадәттә нинди генә дәрәҗәдә сайлаулар булмасын, район «хуҗа»лары җитәкчеләрне җыйнап кайсы кандидатка күбрәк тавыш бирергә кирәклеген аңлаталар иде. Бер елны (кайсы ел икәнен хәтерләмим) ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан хакимиятнең утырышлар залында җыелыш бара. Ул чактагы район хакимияте башлыгы Марат Готович Әхмәтов кайсы депутатлыкка кандидатка күбрәк тавыш бирсәк,...
-
Яраталар бездә шахматны
Чыннан да, эзлекле рәвештә уйный башладылар әле бездә шахматны. Инде көздән бирле район үзәгендә Зур кубок өчен уеннар бара.
-
Бүләкләнүләргә бай турнир
«Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган 50нче татарча көрәш ярышлары быел истәлекле даталарга бик бай булды.
-
Икенче яшьлеккә кайту
Быел Балтач, Түнтәр һәм Чепья урта мәктәпләренә капиталь ремонт үткәреләчәк. Шул уңайдан эш барышы белән танышу максаты мине Балтач урта мәктәбенә алып килде.
-
Сезгә өметләнәбез!
Без, Кариле авылында яшәүче олы яшьтәгеләр кулга каләм алмый булдыра алмадык.
-
Сезнең янда күңел яктыра
Гаиләдәге тигезлек, матур тормыш беренче чиратта хатын-кыздан тора. Зәйтүнә Габделхакова да шул фикердә. Хәер, ул үзе дә гаилә нигезен ныклы итеп саклаучы әни, килен, кадерле тормыш иптәше бит.
-
«Хуш, корал!»
Балтач эчке эшләр бүлеге 11еннән 31нче мартка кадәр гражданнарда законсыз сакланган коралны киметү, утлы корал белән бәйле җинаятьләрне булдырмау йөзеннән, «Хуш, корал!» профилактик операциясе игълан итә һәм райондашларыбызны бу операциядә катнашырга чакырып кала. Шома көпшәле ау мылтыгы өчен 1500 сумга кадәр, газ яисә травматик пистолетлар өчен 500 сумга кадәр акчалата...