Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яраталар бездә шахматны

Чыннан да, эзлекле рәвештә уйный башладылар әле бездә шахматны. Инде көздән бирле район үзәгендә Зур кубок өчен уеннар бара.

Үткән атнада гына районыбызның иң көчле шахматчылары Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Кариле авылындагы спортзалында Нурислам Шакиров призына көч сынашып, үз араларында иң осталарны ачыклаганнар иде. Бу уеннарда Нормадан Ландыш Гарифуллинага, Балтачтан Салават Габдрахманов һәм Наил Хөснетдиновларга тиңнәр булмаган иде. Бу юлы да Ландыш ир-егетләребездән өстен чыкты. Баш иганәче Нурислам үзе дә уйнап дүртенче булды.
Инде менә «Балтачагрохимсервис» акционерлык җәмгыятендә 6нчы регионара шахмат ярышлары... Алла, зурдан кубып уздыра башладылар биредә ярышларны. Уйнамас җиреңнән уйнарсың. Быелгы ярышларда да командалар кайдан гына килмәгән. Мари Иленнән, Мамадыштан, Минзәләдән, Актаныштан, Биектаудан, якын-тирәләрне санап торасы да юк. Турнирда уйнаган 56 шахматчы арасында 1-халыкара класслы спорт остасы, 2 - ФИДЕ остасы, 8 - спорт остасына кандидатлар, танылган шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышланган ярышларның ике җиңүчесе бар иде (шуларның берсе - безнең Ландыш Гарифуллина. Н.С.). Менә шундый дәрәҗәле кешеләр белән уйнап кара әле син. Кемгә эләккән әле бу бәхет! Башлангыч сыйныф укучылары Балтачтан Гөлшан Сөләйманова һәм гимназиядән Илсаф Шакировларның шундый кешеләр белән уйнап караулары гына да ни тора! Кыскасы, ярышлар дүрт тактада тугыз турга кадәр алып барылды. Беренче тактада, алар 14 кеше иде, «Балтачагрохимсервис»тан Василий Васильевка тиңнәр булмады. Икенче урынга Биектаудан Гарун Нуриев, өченчегә Кукмарадан Айнур Җиһаншин лаек булдылар. 13 кеше уйнаган икенче тактада Арчадан Ирек Сабиров җиңү яулады. Актаныштан Фәһим Галимов - икенче, Балтачтан Марат Сәйфуллин өченче булдылар. Өченче тактада исә призлы урыннарны Кукмарадан Владислав Абдулов, Арчадан Ленар Вахитов, Актаныштан Илдар Имамов бүлештеләр. Дүртенче тактада исә гүзәл затларыбыз уйнады. Биектаудан Разия Агабекян чемпион булды. Безнең танылган Ландышыбыз бу юлы икенче урын белән генә канәгатьләнде. Өченче урында Сабадан Эльвира Сафина. Зур-зур акчалата бүләкләр алды җиңүчеләребез. Әле дүртенче урыннарны яулаучылар да акчалата бүләксез калмады. Җиңүче Биектау командасына 7 мең, икенче урынга лаек булган безнең командабызга 5 мең, өченче урынга лаек булган Саба командасына 4 мең, дүртенче урынга чыккан Кукмара командасына 3 мең сум акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларга килгән һәркем җәмгыять җитәкчесе Наил Рәүпович Гыйләҗевка, турнирны оештыручыларга рәхмәтле булып өйләренә таралышты.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250