Без, Кариле авылында яшәүче олы яшьтәгеләр кулга каләм алмый булдыра алмадык.
Ни өчен дигәндә, җавабыбыз гади: Кариле авылының бер башыннан икенче башына бик ерак, вак-төяк әйбер кирәк булса да, кибеткә барыр өчен шактый юл үтәсе бар. Кариле авылы уртасына кечкенә генә булса да бер кибет ачып җибәрергә теләк белдерүче эшмәкәр булмас микән? Авылыбызда күркәм эшләре белән данлыклы эшмәкәрләр күп бит.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Нет комментариев