16 февраль 2016 яңалыклары
-
Сезне күргәч, без абыйны күргән кебек булабыз...
Сугыш - куркыныч сүз... Тыныч тормышта башланган сугышлар тагы да куркынычрак. Нәкъ моннан 26 ел элек, 1989 елның 15 февраледә соңгы совет гаскәрләре Әфган дәүләте территориясеннән чыгарылды. Ун елга якын сузылган сугышка, ниһаять, нокта куелды.
-
Яратам мин илемне
Якты кояш нуры сүрелмәсен Туган илнең зәңгәр күгеннән. Ил тоткасы булып яшәр идем, Белем алып чыксам үзеннән. Хыялларым эшкә ашсын иде, Киләчәкнең күрим үрен дә. Яратам мин сине, туган илем, Йолдыз булсам иде түреңдә. Хөрмәт итәм сине туган илем Карашларың якты булганга. Безгә ярдәм кулы сузган өчен Терәк булдың күңел...
-
Арбор суы – Арборка
Ничә еллар бормаланып, Салмак кына һаман агасың. Башын игән талларның да Сагышларын суга саласың. Керләр инде чайкамыйлар Җем-җем иткән чиста суыңда. Яңа заман килеп җитте - "Килен" юа хәзер барын да. Яр буйларын яңгыратып, Йөзә анда үрдәк-казлары. Суы мулдан ташып акты, Иртә килде быел язлары. Яр буенда учак янган -...
-
Әниебез ӘНИСӘ РАШИТ кызы ЙОСЫПОВАның 16 февральдә 60 яшьлек юбилее
Сәрдек авылында яшәүче әниебез ӘНИСӘ РАШИТ кызы ЙОСЫПОВАның 16 февральдә 60 яшьлек юбилее.
-
Без музейга бардык
Матур шул безнең туган ягыбыз, табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә, яшәве рәхәт бездә. Авылыбыз елдан ел матурая, үсә, кирәкле булган һәр нәрсә үз урынында. Ә инде районыбыз горурлыгы булган музеебыз белән ничек мактанмаска, республикабызда да күп түгел бит әле безнеке кебек музейлы авыллар.
-
Дүрт буынны берләштергән төп нигез (фото)
«Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дигән җырны тыңлаганда бу сүзләрнең мәгънәсенә әлләни игътибар итми идем элек. Ә олыгайгач, чыннан да, әниләрнең бөеклеген аңлыйсың, аларга рәхмәт әйтәсе, озак, рәхәт яшәтәсе, бәхетле итәсе килә икән, ди юбилярның улы Рамазан Фәрзиев.
-
Гөлзада Сафиуллина Сосна мәдәният йортында мастер-класс үткәрде
13нче февраль көнне Сосна мәдәният йортында мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Сосна мәктәбе белән берлектә "Милли тавыш" проектының 1нче этабын оештырды.
-
Әфганстан хәрби хәрәкәт ветераннары бүләкләнде
Җәмәгать эшләрендә актив катнашулары өчен һәм совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгарылуын билгеләп үтү уңаеннан, Әфганстан хәрби хәрәкәт ветераннары Советы әгъзалары Хәлил Исеев, Рәис Вәлиев, Рафаэль Шакиров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән ия булды. Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
-
Гөлсирин Абдуллина концертына билетлар уйнатыла
24 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Гөлсирин Абдуллинаның «Гөлсирингә - өч кияү» дип аталган концерты булачак.
-
Сак булыйк без юлларда! (фото)
Соңгы елларда районыбыз юлларында җиңел машиналарның күбәюе юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерә. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның да булуы бигрәк тә аянычлы хәл.
-
Нормалылар тау шуарга чакыра
Хөрмәтле Норма авыл җирлеге халкы, сезне 21 февраль көнне Норма авылының Муса Җәлил урамына таудан чана шуарга чакырабыз.
-
Борнак авылы мәчете 20 еллыгын билгеләп үтә
27 февраль көнне Борнак авылы мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
«Авылым урамнары»ннан илһамланып яшибез
14 февраль көнне Субаш мәдәният йортында урамнар арасында уздырылучы концертның дәвамы булды.
-
Нормада спиртлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыяны турында әңгәмә уздырдылар
Бүгенге заман яшьләренә җиңел түгел, замана чирләреннән ераграк тору, дөрес юлны сайлау өчен аларга бергәләп җыелып фикерләшү, өлкәннәр сүзенә колак салу һәм гыйбрәт ала белү дә кирәк.