Хөрмәтле Норма авыл җирлеге халкы, сезне 21 февраль көнне Норма авылының Муса Җәлил урамына таудан чана шуарга чакырабыз.
Нормабаш, Кили, Пүскән, Чапшар, Кариле, нормалылар һәм якын-тирә авыллар - берегез дә читтә калмагыз. Чана шууычы иң яшь һәм иң өлкән кешене бүләк көтә. Төрле уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Тау битендә пылау, коймак, чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булдырылачак. Сезне көтеп калабыз! Кышның саф һавасы тәннәргә сихәт, күңелләргә шатлык өстәсен!
Фото: vk.com
Нет комментариев