19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чутай фермасында бозауларны "имчәк әни" компьютер аркылы ашата
«Кызыл юл» хуҗалыгының Чутай фермасы сыерларны өч тапкыр савуга көйләгән бердәнбер терлекчелек комплексы районыбызда.
-
12 миллионга төшәчәк клуб ремонты (фото)
Мәктәп, балалар бакчаларын ремонтлаганнан соӊ ниһаять авыл мәдәният йортларына да чират җитте.
-
Чутай сыерлары хәлвә ашый
Чутай сыерлары хәлвә ашый, Баллы ботка белән сыйлана Без килгәндә Чутай фермасыннан "брак"ка чыгарылган сыерларны озаталар иде. "Уртача 667 килограм үлчәү авырлыгы белән барлыгы ун сыерны озаттык", ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова. Алдарак 886 килограмм авырлыктагы сыер саткан булганнар.
-
9 яшьлек малайны кар көртеннән тапканнар
Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция, әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан ярым һушсыз хәлдәге 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алган.
-
Ныклап чаңгыга бастык (фото)
Ниһаять, чаңгы спортына да йөз белән борыла башладык ахыры. Бу атнада "Сабантуй" паркында төнге чаңгы ярышлары узды. Беренче коймак төерле була диләр. Безнеке төерсез булды.
-
Капиталь ремонт өчен түләү компенсацияләнәчәк
1 гыйнвардан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган закон нигезендә инвалидлар һәм кайбер пенсионерлар өчен капиталь ремонт өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә.
-
Биктәштә Качману бәйрәмендә Рафаэль атакай да катнашкан (фото)
Бүген Биктәш авылы халкы Качману бәйрәмен билгеләп үтте, елгага төшеп, бәкеләр тишеп, су коену урыннары ясадылар. Салкын суга чумып чыгып, тәннәренә рәхәтлек алдылар, күңелләрен сафландырдылар, догалар тыңладылар. Бәкедә егермеләп кеше коенган.
-
Комзаводныӊ үзәге (фото)
Сүзнеӊ башын ферма җитәкчесеннән башлыйк әле. Гәүһәрия Пыжмара авылы кызы, 1990 елда Комзаводка Рамил Вәлиев өенә килен булып төшә. Элек почта бүлекчәсендә эшләгән яшь киленгә тормыш җайлылардан булмый, хуҗалыкта төрле эштә йөри, эшсез утырган чаклары да була.
-
Рүзәл Гәрәев мәрхәмәтлелеге белән күңелләргә керде
Үзенең гомер бәйрәмендә дә кешеләргә шатлык өләшүче кешеләр күпме икән арабызда? Мөгаен, юктыр. Ләкин Балтач мәдрәсәсенең 2 курс шәкертләре андый кешеләрнең булуы һәм калганнарга карата эшләгән изгелекләре өчен бер тиен дә акча алмаулары турында сөйлиләр.
-
Китаплар иленә сәяхәт
Китап белем чишмәсе. Бу сүзләр безгә аңыбыз белән үк сеңәдер. Ә китапханә шушы чишмәнең башы бит. Бирегә безнең татар халкы гомер- гомергә белемен арттыру өчен дә, яңалык эзләп тә бик яратып йөри. Татар халкы элек-электән зыялы, укымышлы бит ул.