Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция, әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан ярым һушсыз хәлдәге 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алган.
Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан баланы беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тимер юл хезмәткәрләре буранда биш чакрымнан артык ара узгач кына бакчачылык ширкәтенә илтүче эзләрне күреп ала. Бераздан карда ятучы бала да табыла. Ул хастаханәгә озатылган, дип яза интертат ру.
Фото: raytime
Нет комментариев