Бүген Биктәш авылы халкы Качману бәйрәмен билгеләп үтте, елгага төшеп, бәкеләр тишеп, су коену урыннары ясадылар. Салкын суга чумып чыгып, тәннәренә рәхәтлек алдылар, күңелләрен сафландырдылар, догалар тыңладылар. Бәкедә егермеләп кеше коенган.
Әлеге олы бәйрәмдә Кече Лызи чиркәве Атакае белән Салавыч авылы җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин да катнашкан.
Нет комментариев