«Парклар маршы — 2012»
Табигатьне саклау эшенә халык массаларын җәлеп итү, яшь буында урманнарга сакчыл караш тәрбияләү, урман хезмәткәрләренең эшен бәян итү максатыннан, быелның 26 мартыннан 25 маена кадәр «Табигый тыюлыкларны янгыннардан саклыйк» девизы астында «Парклар маршы - 2012» дигән табигатьне саклау халыкара акциясе уздырылачак.