Балтач бистәсендәге «Ак чәчәк» балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә үткән «Мисс соклангыч - 2012» конкурсы 11 кыз катнашында үтеп, күптөрле бәйгеләрне үз эченә алган иде.
Кызлар көч сынашкан арада малайлар сәнгать осталыклары белән сөендерде. Бәйгедә һәр катнашучы аерым бәяләнеп, аңа хас булган сыйфатлар өстен күрелде. Җиңүчеләр төрле номинациядә билгеләнде һәм аларга таҗ, мактау таныклыгы, бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев