Мәдәният

Җырчы сандугачлар

Күптән түгел район сәнгать мәктәбенең Чепья филиалы укучылары Казанда үткән II халыкара фестивальдә катнашты.

13-15 яшьлекләр арасында халык вокалы соло буенча Диләрә Вәлиуллина һәм Диләрә Камалова (җитәкчеләре Миләүшә Кадырова) II Дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Кызларның чыгышын исә «Радуга» хореография коллективының (җитәкчесе Р.Рамазанова) биюләре тулыландырды. 16-19 яшьлекләр арасында эстрада вокалы соло буенча Карина Корбанова II Дәрәҗә дипломант булды.
Фестивальдә катнашу өчен матди ярдәм күрсәткән район җитәкчелеге, Р.Закиров, Н.Рамазанова, Р.Фәсыйхов һәм «Кама» җәмгыяте җитәкчесе Р.Нәҗиповка эшләрендә, тормышларында зур уңышлар теләп калабыз.


250

Нет комментариев