"Татарстан" җәмгыяте ашханәсендә уңган-булган һәм дә җитез пешекчеләр эшли
Шулай булмыйни, бер җидедән икенче җидегә кадәр сузылган эш сәгатендә ике мәртәбә кырдагыларга төрледән-төрле, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп өлгерергә дә, кырга илтеп ашатырга, ашханәгә керүчеләрне дә якты йөз белән каршы алырга, азактан һәммәсен үзләренә җыештырырга да кирәк бит.