Шулай булмыйни, бер җидедән икенче җидегә кадәр сузылган эш сәгатендә ике мәртәбә кырдагыларга төрледән-төрле, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп өлгерергә дә, кырга илтеп ашатырга, ашханәгә керүчеләрне дә якты йөз белән каршы алырга, азактан һәммәсен үзләренә җыештырырга да кирәк бит.
Ә бит сүз, аз да түгел, күп тә түгел, 70-80шәр кешене көнгә икешәр тапкыр ашату-җыештыру турында бара. Һәм шушы кадәр эшне нибары өч кеше эшли. Рәсүлә Хисамиева, Эльвира Низаметдинова, Эльмира Каюмовалар хезмәтеннән җитәкчеләр дә, кырдагылар да бик канәгать. Язгы, көзге кыр эшләре чорында гына авыррак, калган чорда эшләргә була, ди кызлар. Үзләренә ярдәм итүче шоферлар Раушан Зарипов, Раушан Габделхаковларны да ихластан мактадылар.
Нет комментариев