Сәламәтлек

“Шәфкать туташы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләр билгеле булды

Кичә үзәк хастаханәдә "Шәфкать туташы - 2014" бәйгесе үтүе турында хәбәр иткән идек инде.

Бәйге җиңүчеләре белән якыннанрак таныштырыр чак та җитте. Поликлиникадан Альбина Шамсуллина "Шәфкать туташы - 2014" исеменә лаек булды. Бала тудыру бүлегеннән Гүзәл Мөхәммәтшина - икенче, терапия бүлегеннән Алсу Садыйкова өченче булды.
Чын күңелдән котлыйбыз сезне, кызлар! Сезгә гомер буе ак халатка кызыл тап төшерми, ак бәхетләр генә өләшергә язсын!

250

Нет комментариев