22 март 2013 яңалыклары
-
Бакчага барган идек
Ниһаять, март та җитте... Кыш буена «йокымсыраган» күңелләр яз килүен түземсезләнеп көтте. Әмма яз әлегә ашыкмый, кыш та китәргә теләмичә, суыкларын ныгыта гына. Шуңа да карамастан, язның беренче атналары ук безгә әниләр, әбиләр, хатын-кызлар бәйрәмен алып килде. Бу бәйрәмне башлап җибәрүне балалар бакчалары үз өстенә алдылар.
-
Сигезнең берсе
1978нче елда Балтач районында ачылган 96нчы һөнәр лицеена быел 35 ел була. Менә шушы еллар эчендә лицей коллективы районыбыз оешмаларына, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә төрле профессия кешеләрен әзерләде. Бу исемлеккә тракторист-машинистларны, автомобиль йөртүчеләрне, пешекче-кулинарларны, эретеп ябыштыручыларны кертергә була. Эретеп ябыштыручыларны хәзерләүдә күп еллардан бирле Илфат Мәсхүт улы Шакиров (рәсемдә) зур тырышлык...
-
Чутайның зур бәйрәме
Соңгы елларда Чутай авылында авылдашлары, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Мансур улы Бариев призына яшьләр арасында хоккей ярышлары уздыру матур традициягә әверелде. Ел буе көтә бу көнне Чутай халкы.
-
Уйныйбыз да, уйныйбыз...
Районыбызның кайсы авылын гына алма, һәркайсы үзенчә кайный. Спорт дөньясында, бигрәк тә хоккей төрендә диюем.
-
Белемле меңне егар...
Укучыларның республика олимпиадасы тәмам.
-
Хөрмәтле сайлаучылар!
2012нче елның 2нче октябрендә кабул ителгән «Сәяси партияләр турында» Федераль законына һәм «Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законына үзгәрешләр турында» Федераль законны үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан тавыш бирү хокукы булган 206 әгъза кергән 33 участок сайлау...